Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада 2020 елда берничә мең баланың IT-технологияләр нигезендә белем алу мөмкинлеге булачак

Агымдагы елда 3 меңгә якын бала “Цифрлы икътисад“ милли проекты буенча IT өйрәнәчәк. Цифрлы икътисад компетенцияләренә өйрәтү 23 меңгә якын өлкән кешегә кагылачак.

(3 июнь, “Апастово-информ“).


“Цифрлы икътисад“ милли проекты республикада 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-класслар ачу мөмкинлеге бирә. Шулай ук берничә мең бала 2020 елда ук IT-технологияләр нигезендә белем алачак. Татарстанлыларның компетенцияләрен камилләштерү һәм цифрлы икътисад лидерларын "тәрбияләү“ «цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында башкарылачак.


2020 елда 1 мең бала Яндекс-Лицейда укый, 900 укучы IT-академиядә шөгыльләнәчәк. Алардан тыш Казан IT-cube да заманча компьютер технологияләре һәм робот техникасы нигезләрен 500 бала өйрәнәчәк, 21 мәктәп шул ук санда яшь студентларны кабул итәчәк.


Компетенцияне үстерү өлкәннәргә дә кагыла. 2020 елга тагын бер мөһим максат - цифрлы икътисадның төп компетенцияләре булган 9 мең 929 чыгарылыш сыйныф укучысын укыту. Мондый компетенцияләргә шулай ук өстәмә белем бирү кысаларында 13 мең татарстанлы белем алачак. Шулай ук Татарстанда 7 эре хакатон үткәрү һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 150 грант оештыру планлаштырыла.


Бүгенге көндә Татарстан Республикасы «цифрлы икътисад» милли программасын һәм аның составына керүче биш федераль проектны гамәлгә ашыручы алдынгы төбәкләрнең берсе. Алар – «мәгълүмати инфраструктура», «мәгълүмати иминлек», «Цифрлы технологияләр», «цифрлы дәүләт идарәсе» һәм «цифрлы икътисад өчен кадрлар».


2019 елда проект кысаларында 1 мең кеше шәхси санлы сертификатлар программасы буенча белем алды, 520 дәүләт хезмәткәре CDO программасы буенча, 500 кеше — «акыллы шәһәр" программасы буенча квалификацияләрен күтәрделәр.


Киләчәктә 2024 елга татарстанлыларның цифрлы грамоталылыгын арттыру, халыкның 40% - ын цифрлы күнекмәләргә өйрәтү планлаштырыла. Яшьләр арасында талантларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа һәм проект гамәлгә кую планлаштырыла. Алар – IT-олимпиада, белем бирү грантлары, югары уку йортларында IT-белгечлекләр буенча урыннарны арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев