Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куелган максатлар үтәлде

- 2012 елга эш программасы буенча Апас районара юллар идарәсе коллективы үз алдына куелган бурычларны төгәл һәм үзвакытында үтәде, - дип саный "Татавтодор"ның Каратунда урнашкан филиалы җитәкчесе Сергей Барсуков. - Юл төзелеше сезонында Татарстанның Идел аръягындагы 8 районда барлыгы 200 миллион сумлык эш башкарылды. Төп коллектив һәм субподрядчылар көче белән...

- 2012 елга эш программасы буенча Апас районара юллар идарәсе коллективы үз алдына куелган бурычларны төгәл һәм үзвакытында үтәде, - дип саный "Татавтодор"ның Каратунда урнашкан филиалы җитәкчесе Сергей Барсуков.

- Юл төзелеше сезонында Татарстанның Идел аръягындагы 8 районда барлыгы 200 миллион сумлык эш башкарылды. Төп коллектив һәм субподрядчылар көче белән 100 километрдан артык озынлыкта асфальт юллар ремонтланды һәм яңа юллар салынды. Филиалыбызның156 кешелек коллективы бик тырыш һәм һәркем үз вазифасын намус белән башкара.

Киләсе елда районда иң зур эш күләме район үзәге белән Табар Черкене авыллары арасында булачак дип фаразлана. Билгеле булганча, узган елда Табар һәм Төбәк Черкене авыллары арасында 5,5 км. озынлыкта яңа асфальт юл салынган иде инде. Безнең 2013 ел эш программасына Апас-Табар Черкене авыллары арасындагы шулай ук 5,5 км. озынлыктагы асфальт юлны капиталь ремонтлау, яңарту бурычы куелды. Быел исә, район үзәге эчендә, Зур Күккүз-Әҗем, Апас-Йомралы юнәлешләрендә 8 километрлык асфальт юллар салынды һәм капиталь ремонтланды. Түбән Балтай авылына кадәр бетон юл килде. Карамасар, Урта Биябаш, Олы Бакырчы, Тәүгелде ,Сатмыш авыллары халкын сөендереп, шулай ук юлларда капиталь төзелеш һәм ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыктык. Апас, Дәвеш, Коштавылы, Кызыл Тау, Тутай, Болгаер, Багыш авыллары арасындагы таушалган асфальт юлларны капиталь ремонтлау өчен тиешле проект-смета документлары әзерләнә. Апас-Кайбыч районнары үзәкләрен яңа асфальт юл белән тоташтыру эшләре дәвам итәчәк.

Юл хуҗалыгы турындагы калган материалларны "Йолдыз" газетасы битләрендә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дорожное строительство