Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катнаш һәм от!

- Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре җирдә турыдан-туры эшләүче агрономнар һәм инженерләр өчен махсус дәүләт Грантлар системасын булдырды, - дип башлады сүзен Апаста 16 октябрьдә уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. Министрның инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үз чыгышында аның төп үзенчәлекләре һәм шартларын аңлатып узды....

- Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре җирдә турыдан-туры эшләүче агрономнар һәм инженерләр өчен махсус дәүләт Грантлар системасын булдырды, - дип башлады сүзен Апаста 16 октябрьдә уздырылган зональ семинар-киңәшмәдә министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.

Министрның инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үз чыгышында аның төп үзенчәлекләре һәм шартларын аңлатып узды.

- Сез җирдә эшләүче, кыр эшләрен төп оештыручы буларак, бу Грантка дәгъва кылу, документлар әзерләүдә район авыл хуҗалыгы консультантлары ярдәменә исәп тота аласыз, - диде ул 8 район вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. - Шартлар буенча җирле агроном һәм инженерларның хезмәт нәтиҗәлеге уннан артык критерий буенча 100 баллы системага нигезләнеп бәяләнәчәк. Грантка дәгъва кылучының гаризасын район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре раслый. Шулай ук коллективлар, җирле профсоюзлар, җәмәгать оешмалары, район хакимиятләре тәкъдимнәрен дә караячакбыз. Бөтен мәгълүматлар да урыннарга чыгып җентекләп тикшереләчәк, әшнәлек, алдашуларга һәм коррупциягә юл куелмаячак.

Районның баш агрономы, авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Нияз Гыйсмәтуллин әйтүенчә, бүген агрофирма берләшмәләрендә һәм хуҗалыкларда махсус урта һәм югары белемле 18 агроном эшли. Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты, районның баш инженеры Илдус Амануллин сүзләренчә, районның "Зөя"агрофирмасы, "Ак Барс" Холдинг компаниясенең Каратун машина-трактор технологик комплексында, хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, аграр көллияттә һ.б. бүген 20дән артык инженер бар. Һәм һич икеләнмичә әйтергә була: министрлык Грантларына дәгъва кылырлык, моңа лаеклы кандидатлар алар арасында бик күп!

- Мөмкинлекне һич тә кулдан ычкындырырга ярамый, кирәкле документлар, гаризаларны киләсе елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк. Алар министрлыкның Грант бирү комиссиясендә 31 майга кадәр тәфсилләп тикшереләчәк һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк. Министрлык әлегә кадәр Татарстан авыл хуҗалыгы тарихында булмаган Грант конкурсы үткәрүгә махсус 50 миллион сумлык фонд булдырды һәм республика күләмендә 500 җирле инженер белән агрономга 100әр мең сумлык Грант бүлеп бирелү көтелә, - дип фаразлый район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Рифгать Ибәтуллин.

Төп семинар-укудан соң, Апаска килгән эшлекле делегация район тормышы, "Зөя" агрофирмасы, "Ак Барс" ХК машина-трактор-технология паркы эшчәнлеге белән танышты һәм аңа югары бәя куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сеимнар