Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояштай якты күңелле монда һәр кеше

Табигать алтынсу төсләргә манылган ямьле көз аенда Түбән Барыш авылына сәяхәт кылдык. Авыл халкының көзге муллыкны барлаган чоры иде бу. Һәр йортта хезмәт шавы ишетелә: кемдер бәрәңгесен ала, кемдер чөгендерен җыя, кемдер төзелеш алып бара, ә кемнәрдер яраткан хезмәтенә ашыга. Таулар итәгенә сыенып утырган авыл безне кунакчыл, уңган халкы, каз-үрдәк...

Табигать алтынсу төсләргә манылган ямьле көз аенда Түбән Барыш авылына сәяхәт кылдык. Авыл халкының көзге муллыкны барлаган чоры иде бу. Һәр йортта хезмәт шавы ишетелә: кемдер бәрәңгесен ала, кемдер чөгендерен җыя, кемдер төзелеш алып бара, ә кемнәрдер яраткан хезмәтенә ашыга. Таулар итәгенә сыенып утырган авыл безне кунакчыл, уңган халкы, каз-үрдәк белән тулы, мул сулы күлләре, һәр җәйне биредә үткәрүче, һичнидән курыкмыйча, горур кыяфәттә су буенда йөрүче челәннәре белән каршы алды. Түбән Барыш элек-электән татар, чуваш милләте вәкилләрен берләштергән һәм биредә милләтләр дуслыгы хөкем сөргән. Бүген дә авыл бербөтен булып, бер гаилә булып яши. Түбән Барыш авылы турындагы язмаларыбыз тиздән дөнья күрәчәк. Газетабызны күзәтеп барырга онытмагыз!

Игътибар! Журналистлар десантының киләсе тукталышы кайда булачак? Әлеге авыл исемен дөрес атаучы газета укучыбызны истәлекле бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: десант