Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешегә дә, районга да яхшы булсын

Агротехнология таләпләре буенча соң культура булып саналучы кукуруза быел районда 4850 гектарда чәчеләчәк. Былтыр да шул чама булып, кукурузадан 50 мең тонна силос салынды. Быел аның күләмен 70 мең тоннага җиткерү максаты куела, кимендә 10 мең тоннасы - "яшел конвейер" өчен. "Зөя" агрофирмасында кукурузага быел да шактый зур мәйдан бирелә....

Агротехнология таләпләре буенча соң культура булып саналучы кукуруза быел районда 4850 гектарда чәчеләчәк. Былтыр да шул чама булып, кукурузадан 50 мең тонна силос салынды. Быел аның күләмен 70 мең тоннага җиткерү максаты куела, кимендә 10 мең тоннасы - "яшел конвейер" өчен.

"Зөя" агрофирмасында кукурузага быел да шактый зур мәйдан бирелә. Зур Күккүз бүлекчәсенең киң профильле механизаторы Рәйман Нәбиев Әҗем, Әлмәндәр басу-кырларында бу җаваплы эшне сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Язгы кыр эшләренең иң кызган, җаваплы көннәрендә Илназ Әскәров, Рамил Гомәров белән бергә дым каплауда катнашты, 600 гектарда җир әзерләде.

- Тиздән "МАКДОН"ны кабызырга вакыт җитәчәк. Игеннәрне, үләннәрне теземнәргә салу бик мәшәкәтле һәм җаваплы хезмәт. Былтыр район басуларында 4700 гектардан артык мәйданда шул эшне башкардым, - ди Рәйман Нәбиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная