Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Салават күпере”нең оста куллы тәрбиячесе

"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Фазлыеваны группасындагы нәниләр аеруча үз итәләр. Оста куллы апалары алар өчен төрле төстәге тасма, җепләрдән ниләр генә эшләми! Чәч эләктергечләр дисеңме, төрле әкият геройларымы, аллы-гөлле болын чәчәкләре дисеңме, барысы да бар. Гади генә тар тасмадан эшләнгән чыршы, болын чәчәкләре аеруча соклану тудыра. Әнә шул...

"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Фазлыеваны группасындагы нәниләр аеруча үз итәләр. Оста куллы апалары алар өчен төрле төстәге тасма, җепләрдән ниләр генә эшләми! Чәч эләктергечләр дисеңме, төрле әкият геройларымы, аллы-гөлле болын чәчәкләре дисеңме, барысы да бар. Гади генә тар тасмадан эшләнгән чыршы, болын чәчәкләре аеруча соклану тудыра. Әнә шул "Матурлык дөньясы" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе белән Гөлшат укытучыларның август киңәшмәсендә дә катнашып мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына лаек булды. - Карап торырга матур булсалар да, аны тудырыр өчен күпме көч һәм вакыт киткәнен үзем генә беләм. Кул эшләре буенча төрле китаплар укыйм, интернетны "актарам". Аннан Танай-Турай авылы балалар бакчасында эшләүче Фирания апа Зыятдинова белән дә киңәшләшәбез, аның кул эшләре дә искиткеч. Ничек кенә булса да бик теләп, яратып башкарам бу шөгылемне. Күз алдында матурлык туа! Күңелле бит, әйеме?! - ди Гөлшат.

Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев