Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яшәүчеләрне “Буыннар бәйләнеше - хатлардагы тарих” проектында катнашырга чакыралар

Акциядә катнашучылар үзләренең хәбәрләрен үткән чорга җибәрә алалар.

(Казан, 30нчы апрель, Татар-информ”)
Һәр кеше яшь солдатка, тыл хезмәтчәненә мөрәҗәгать итеп, аның сугыш чорларыннан сакланып калган, фронттан килгән хатына җавап бирә ала.


Татарстанда яшәүчеләр “Буыннар бәйләнеше” - хатлардагы тарих” федераль проектында катнашырга мөмкиннәр. Әлеге проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиядәге хәтер һәм дан Елына багышлап үткәрүче социаль акция булып тора, дип хәбәр итәләр оештыручылар.


Сугыш чорында өчпочмаклы фронт хаты өмет уятучы символ, солдатны туганнары белән бәйләп торучы бердәнбер җеп иде.


Ул хатлар тарихның бәяләп бетермәслек документлары, аларда ул авыр чорның бөтен дөреслеге тасвирлана. Әлеге хатлар автомат прикладларында, янган такта кисәкләрендә, сугышчан дустының аркасына куеп язганнар. Сугыш хәрәкәтләре вакытында 11млрд. тан артык хат язылган. Ләкин аларның барысы да алынмаган. Күбесе җавапсыз калган.


Яңа historyinletters.ru цифрлы платформасында теләгән һәр кеше үткән чорга үзенең хәбәрен җибәрә ала, яшь солдатка, тыл хезмәтчәненә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сугыш чорыннан сакланып калган фронттан килгән хатка җавап язып була.


Үзеңнең җавапларыңны теләсә нинди форматта һәм текстта, аудио һәм видеода өстәргә мөмкин. Һәр кеше әлеге порталга үзенең шәхси гаилә архивындагы хатны куеп, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга - туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерә ала. Бүгенге тормыш, үзеңнең хыяллар, өметләр һәм киләчәккә планнар турында хикәя төзеп бастырырга мөмкин. Иң яхшы җавап авторлары истәлекле бүләкләр алачак.


Бәйге 15нче майга кадәр дәвам итә. Акциянең тулырак тасвирланышы белән historyinletters.ru сайтында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев