Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүгелдедә яшәүче Галимҗан Сабиров “Лизинг-грант” алуга өметләнә

Тәүгелде авылында яшәүче Галимҗан Сабиров таңнан да иртә торып малкайлары янына чыга. Ул хуҗалыгында 32 баш мөгезле эре терлек асрый. - Терлекләрне балалар белән бергәләп карыйбыз. Безнең хезмәт көне иртәнге сәгать биштә башлана. Сөтләрен сауганнан соң сыерларны көтүгә алып чыгып китәбез. Үзебезнең 26 гектар җиребез бар, үләне, саламы шуннан кайта....

Тәүгелде авылында яшәүче Галимҗан Сабиров таңнан да иртә торып малкайлары янына чыга. Ул хуҗалыгында 32 баш мөгезле эре терлек асрый.

- Терлекләрне балалар белән бергәләп карыйбыз. Безнең хезмәт көне иртәнге сәгать биштә башлана. Сөтләрен сауганнан соң сыерларны көтүгә алып чыгып китәбез. Үзебезнең 26 гектар җиребез бар, үләне, саламы шуннан кайта. Көтүлек тә үз җиребездә, - дип сөйли гаилә башлыгы.

Бүгенге көндә Сабировлар "Гаилә фермасы" программасына нигезләнеп 24 баш сыерга исәпләнгән терлек торагы төзү белән мәшгуль. Эшләр инде тәмамланып та килә. - Төзелеш материаллары белән бернинди дә тоткарлык булмады, хәзер бинаның эчендә эретеп-ябыштыру эшләре бара. Шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре ясыйбыз, азык кую өчен урыннар әзерлибез, - ди төзүче егетләрнең җитәкчеләре Илдүс Лотфуллин.

Шунысы сөенечле, быел Сабировларның капка төпләренә, ишегалларына кадәр бетон юл салынган. - Юл салу һәм яңа төзелүче сыерлар торагына ут кертү эшләрен район үз өстенә алды. Район башлыгы: "Була!", - дип вәгъдә бирде һәм үтәде. Барлык уңайлыклар өчен рәхмәттән кала сүз әйтеп булмый. Тырыш, алдында максаты булган кешегә шәхси хуҗалыгын җәелдерү өчен барлык шартлар да һәм этәргеч тә бар, - ди Галимҗан Сабиров. Ул шулай ук "Лизинг-грант" программасында катнашып, авыл хуҗалыгы техникасы алуны да хуп күрә. - Дәүләт ярдәме белән ярты эшем җиңеләячәк, кырдагы үләнне җыю, төргәкләү, өйгә алып кайту сыйфаты яхшырачак, - дип киләчәккә якты планнар кора ул.

Капкадан килеп керү белән Сабировларның ишегаллары ялт иткән, пөхтәлек, чисталык күзгә ташлана. Бар җирдән терлекләр баш калкытса да, монда тирес исе дә, ят ис тә юк. Буш вакытлары бөтенләй калмаса да, хуҗа кешедән зарлану сүзе ишетмәдек. Аның һәр минуты санаулы, һәр сәгате бүленгән. Шуңа да кулыннан сәнәген төшермәде. Малкайларның холкын-фигылен яхшы белгән хуҗа тизрәк эшкә тотынды.

Савым сыерлары сатыла, 4 айлык үгез-бозаулар тана бозауларга алмаштырыла. Т.: 89274395741.

Ләйлә Шиһабиева. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев