Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүгелденең йөзе басу капкасыннан күренә

Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, дигән тирән мәгънәле сүзләрне Тәүгелде авылы халкы яхшы аңлый. Авылга кергәндә үк иң беренче зират каршы ала. Әйтерсең лә ул биредә бер-берсен хөрмәт итүче, уңган, тырыш, бердәм халык яшәве турында сөйли. Зиратның тирә-юне заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, капкалары төз, йорты төзек. Мәңгелек йортның эчендә...

Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, дигән тирән мәгънәле сүзләрне Тәүгелде авылы халкы яхшы аңлый. Авылга кергәндә үк иң беренче зират каршы ала. Әйтерсең лә ул биредә бер-берсен хөрмәт итүче, уңган, тырыш, бердәм халык яшәве турында сөйли. Зиратның тирә-юне заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, капкалары төз, йорты төзек. Мәңгелек йортның эчендә дә, тышында да, каберлекләр өстендә дә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Зиратны төзекләндерү, рәшәткәләрен алмаштыру эшен авылның имамы Шәйхулла абый һәм аның тормыш иптәше Савия апа Гыйззәтуллиннар башлап йөргән. - Рәхмәт яусын авылның һәр кешесе хәленнән килгәнчә матди яктан һәм кул көче белән булышты, читтә яшәүче авылдашларыбыз да акчалата ярдәм итте. Өмә белән төзелеш эшләрен башкардык. 6 көн бар авыл халкы бердәм булып эшләде, аларны кайнар ашлар белән тәэмин иттек. Авылыбыз төзек, нурлы, аллага шөкер", - диләр алар. Шулай ук Разыйм Төхвәтуллинның, Рамил Гыйззәтуллинның, Рафыйк Гәрәевнең, Филгать Гобәйдуллинның игелеген кат-кат искә алды әлеге гаилә.

Бүгенге көндә Тәүгелденең мәчетендә дә төзекләндерү эшләре бара. Корбан бәйрәмен шушы мәчеттә бик зурлап үткәрергә ниятли авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев