Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер җылы сүз җитә эретергә күңелләрне, Бер җылы сүз җитә ...

Олы Болгаер авылында яшәүче Саимә әби Гыйниятуллина бу көннәрдә тормышының шатлыклы мизгелләрен кичерә, фидакарь, тырыш хезмәтенең нәтиҗәләрен татый. Әле яңа гына балалары, якыннары, чордашлары, тирә-күршеләре, дус-туганнары җыелып, аны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрик иткәннәр иде. Инде менә Рәсәй Президентының Котлау открыткасы, район җитәкчелегенең җылы сүзләре, бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре килеп...

Олы Болгаер авылында яшәүче Саимә әби Гыйниятуллина бу көннәрдә тормышының шатлыклы мизгелләрен кичерә, фидакарь, тырыш хезмәтенең нәтиҗәләрен татый. Әле яңа гына балалары, якыннары, чордашлары, тирә-күршеләре, дус-туганнары җыелып, аны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрик иткәннәр иде. Инде менә Рәсәй Президентының Котлау открыткасы, район җитәкчелегенең җылы сүзләре, бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре килеп иреште. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин яңа гына ветераннарның тол хатыннарын тораклы итү программасы нигезендә төзелгән җылы, матур, уңайлы өенә барып, Саимә әбигә шушы бүләкләрне тапшырды, тагын да бәрәкәтле, шатлык-сөенечле, озын гомерләр теләде. Саимә әби Котлау открыткасындагы һәр сүзгә сөенечен белдерде, бүләкләр өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. "Мин чәчәкләрне аеруча яратам, кадерләп кенә саклармын, кыш аенда бүләк иткән тере чәчәкләрегез, бүләкләрегез өчен, миңа булган ихтирам һәм хөрмәтегез өчен Ходай үзегезне олыласын", - диде ул.

Ишле гаиләдә туып-үскән, сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсеннән үткәргән, ничәмә ел комбайнның тимер штурвалы артында кырлар иңләгән, ачы югалтуларны үз йөрәге аша үткәргән Саимә әби бүгенге тормышыннан канәгать. Өлкәннәрчә төпле акыллы, сабыр, итагатьле дә була белә, яшьләрне дә аңлый, заманасыннан да калышмый ул. Авылның иң хөрмәтле кешесе булып тагын да озак еллар яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау