Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бер горурлык хисе яна миндә...”

Россия Хәрби Көчләренең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Ындырчы авылы егете Илназ Сибгәтуллин хәрби өйрәнүләр вакытында җиргә парашют белән 10 тапкыр сикерде. - Беренче тапкырында дулкынлану хисе дә, курку да була инде ул. Ә аннан соң күнегәсең, берничә чакрым биеклектән хәрби самолет бортыннан җиргә сикергәндә башка әлләни куркыныч уйлар да керми....

Россия Хәрби Көчләренең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Ындырчы авылы егете Илназ Сибгәтуллин хәрби өйрәнүләр вакытында җиргә парашют белән 10 тапкыр сикерде.

- Беренче тапкырында дулкынлану хисе дә, курку да була инде ул. Ә аннан соң күнегәсең, берничә чакрым биеклектән хәрби самолет бортыннан җиргә сикергәндә башка әлләни куркыныч уйлар да керми. Үзеңне, хәрби хезмәттәшләреңне, командирларны кыен хәлгә куймас өчен һәр сикерү, хәрби укулар алдыннан бик каты тырышырга, җаваплы булырга кирәк - десантчы өчен бу язылмаган законнарның берсе, - ди әле яңа гына хәрби хезмәтен тәмамлап, медаль-күкрәк билгеләрен балкытып туган авылына кайткан солдат. Әтисе Ильяс, әнисе Зөбәрҗәт, энесе Алмаз, барлык туганнары бу көнне зарыгып көттеләр. Хәрби хезмәткә үз теләге белән китте Илназ.

- Казан Дәүләт энергетика университетын уңышлы тәмамлап диплом эшен яклауга, "мин башкалардан кимме әллә...", дидем дә, хәрби комиссар янына кердем. Ул да теләгемне хуплады һәм балачак хыялымның чынга ашуы өчен бик булышты. Авылдашларга, егетләргә сүзем һәм теләгем бер генә - башкалар, кызлар каршында оялып, ким-хур булып йөрмәс өчен һәр ир-егет тә үзенең ил-Ватан алдындагы төп бурычын үтәргә тиеш! Әле быел гына мәктәп тәмамлаган энекәшем Алмаз да әнә "абый хезмәт иткән һава-десант гаскәрләренә барам", - дип атлыгып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия, проводы