Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет ул – хезмәттә

Гөлназ апа үзенең хезмәт юлын 1974 елның октябрендә Апас саклык банкында ярдәмче-контролер булып башлый. Биредә эшләве аңа тормышка дөрес юнәлеш бирә дә инде. Чөнки анда тиенгә кадәр төгәллек, гаделлек, халык белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булу сорала. Ачык йөзле булуы, аралашучанлыгы, гаделлеге, сабырлыгы өчен коллективта да ул хөрмәт казана. 1983 елда...

Гөлназ апа үзенең хезмәт юлын 1974 елның октябрендә Апас саклык банкында ярдәмче-контролер булып башлый. Биредә эшләве аңа тормышка дөрес юнәлеш бирә дә инде. Чөнки анда тиенгә кадәр төгәллек, гаделлек, халык белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булу сорала. Ачык йөзле булуы, аралашучанлыгы, гаделлеге, сабырлыгы өчен коллективта да ул хөрмәт казана.

1983 елда язмыш җилләре аны Төньякка, Себер якларына алып китә. Анда азык-төлек кибетләре буенча хисапчы булып эшли. Уңганлыгы, тырышлыгы белән хөрмәтләнгән Гөлназ ханым җир шарының төньягында булса да, шундый ук үрләргә күтәрелә. Күп кенә Мактау кәгазьләре, бүләкләргә ия була. Нәкъ менә шунда үзенең тормыш иптәше - Ильяс абый белән танышалар. Мәрхәмәтле, олы җанлы Гөлназ апа Ильяс абыйның биш яшьлек улына да чын әни була. Улларын тәртипле, инсафлы итеп тәрбияләп югары белем бирәләр. Хәзерге вакытта ул Мәскәү шәһәрендә капитан дәрәҗәсендә хезмәт итә. Гаиләсендә дә ышанычлы ир, үрнәк әти. Әти-әнисен дә онытмый, аралашып, ярдәмләшеп тора.

Бүгенге көндә Гөлназ ханым райондагы ДОСААФ оешмасында өлкән хисапчы булып эшли. 55 яшьлек юбилее уңаеннан ул "РФ ДОСААФ оешмасы оешуга 85 ел" дигән медаль белән бүләкләнде.

Үзенең олы юбилеен каршы алган көннәрдә Гөлназ апа Ильяс абый белән кечкенә кызлары Венераның уңышларына сөенеп яшиләр. Туганнары, дуслары, күршеләре аны яраталар, хөрмәт итәләр. "Бәхет нидә?" - дип сорагач: "Бәхет ул - хезмәттә", - дип җавап бирде. Киләчәктә әлеге мәрхәмәт иясенә сәламәтлек, тигезлек һәм балалар, оныклар шатлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по поводу одного ю