Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без – табигать балалары

Без - Иске Йомралы мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Марш парков" акциясендә инде дүртенче ел актив катнашабыз. Быел, алдагы еллардан аермалы буларак, акциянең һәр этабында үзебезне сынап карадык. Табигать саклагычлары һәм анда янгыннарны булдырмау темасына мәкаләләр, шигырьләр яздык, "Кыргый табигать утравы" фотоконкурсында катнаштык. Акциянең өченче этабының шартлары буенча, без Гөлнара Галимҗанова...

Без - Иске Йомралы мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Марш парков" акциясендә инде дүртенче ел актив катнашабыз. Быел, алдагы еллардан аермалы буларак, акциянең һәр этабында үзебезне сынап карадык. Табигать саклагычлары һәм анда янгыннарны булдырмау темасына мәкаләләр, шигырьләр яздык, "Кыргый табигать утравы" фотоконкурсында катнаштык. Акциянең өченче этабының шартлары буенча, без Гөлнара Галимҗанова һәм Зөлфия Сәмигуллина җитәкчелегендәге 20 актив укучыны берләштергән төркем белән Тәтеш шәһәрендә урнашкан "Долгая Поляна" заказнигында булдык. Заказникның тирә-ягын чүп-чардан арындыруга үз өлешебезне керттек, үзебез ясаган сыерчык ояларын куйдык. Аннары заказникның методисты Т. Никитина безгә эчтәлекле экскурсия оештырды. Заказникның җитәкчесе В. Никитин: "Сез Апастан "Беренче карлыгачлар" булдыгыз", - дип зур рәхмәтен белдерде һәм укучыларга календарь, мәктәпкә плакатлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марш парков