Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә безнең гаиләдә – бәйрәм!

Халыкны социаль яклау район идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген районда балигъ булмаган 3 яки аннан да күбрәк баласы булган 183 гаилә исәпләнә. Бу сан һәр ай саен үзгәрүчән, чөнки иң олы балага 18 яшь тулгач һәм гаиләдә балигъ булмаган ике генә бала калса, мондый гаиләләр тормышта күп кенә өстенлекләр һәм ташламалар...

Халыкны социаль яклау район идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген районда балигъ булмаган 3 яки аннан да күбрәк баласы булган 183 гаилә исәпләнә. Бу сан һәр ай саен үзгәрүчән, чөнки иң олы балага 18 яшь тулгач һәм гаиләдә балигъ булмаган ике генә бала калса, мондый гаиләләр тормышта күп кенә өстенлекләр һәм ташламалар бирүче исемлектән төшерелә яки киресенчә, гаиләдә балалар саны өчкә җитсә, арта...

18 майда Гаилә көненә багышлап, Апас мәктәбе стадионында районның күп балалы 6 гаиләсе катнашында бик кызыклы "Күңелле старт" спорт ярышлары уздырылды. Ранис һәм Гөлсинә Сибгатуллиннар (Йомралы), Елена һәм Әсгать Галиәкбәровлар (Карамасар), Рифгать һәм Лилия Шәриповлар (Биеш), Владимир һәм Анна Чикулиннар (Биеш), Рәшит һәм Гөлназ Гайнуллиннар (Азбаба), Азат һәм Люзия Нәфыйковлар (Ындырчы) бер боҗра эчендә гаилә эстафетасы йөгерешендә катнаштылар һәм ул аеруча мавыктыргыч, кызыклы узды. Дартс (тимер очлы кечкенә ук) ярышы, аркан тартышу, скакалкада сикерү-йөгерү этаплары буенча да иң көчлеләр ачыкланды.

Ярышларны оештыручылар - район башкарма комитеты, халыкны социаль яклау район идарәсенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт район бүлеге вәкилләре җиңүчеләргә Диплом-Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день семьи праздник День семьи