Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш кеше авылда да гөрләтеп яши ала

Районда урып-җыю эшләре гөрләп бара. Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасыннан билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар. Шулай ук алдынгы комбайнчыларга премияләр дә бирелә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Горбунов һәм Йомралы берләшмәсе кырларында булып,...

Районда урып-җыю эшләре гөрләп бара. Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасыннан билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар.

Шулай ук алдынгы комбайнчыларга премияләр дә бирелә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Горбунов һәм Йомралы берләшмәсе кырларында булып, урып-җыю эшләре белән якыннан танышып, кыр хезмәтчәннәре белән очрашып сөйләште, алдынгыларга премияләр тапшырды. Горбунов берләшмәсеннән Айназ Галимшин, Хәйдәр Шәрипов, Рәмис Гобәйдуллин, Фәнис Гыйбадуллин, Йомралы берләшмәсеннән Рамазан Гашыйгуллин, Ленар Хәмидуллиннар бүләккә ия булдылар. Комбайнчылар арасында яшьләребез елдан ел арта бара. Ленар Хәмидуллин әле кайчан гына аграр көллият студенты иде. Бүген менә туган авылында төпләнеп калып, киләчәктә инженер булып туган җирдә хезмәт итү теләге белән эшләп йөри ул. Югары уку йортына керү шатлыгы белән дә уртаклашты.

- Туган җиремне, авылымны бик тә яратам. Шуңа да шәһәргә китәрге теләгем юк. Тырыш кеше авылда да менә дигән итеп яши ала. Бүген минем эшемне югары бәяләп, район башлыгы үз кулы белән премия тапшырды. Бу чыннан да зур бүләк, тагын да яхшырак эшләргә стимул бирә. Җитәкчеләр дә гел яныбызда булып торалар, шулай зурлаганнары өчен рәхмәт аларга, - ди яшь комбайнчы. Уңашлар сезгә, кыр батырлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев