Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәллек тудыручылар

Татар халкы электән үк кул эше осталары белән дан тоткан. Языласы мәкаләмнең геройлары да - куллары белән матурлык тудырырга сәләтле Дәүләки төп гомумбелем мәктәбенең "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче кызлар. Әлеге кызыклы шөгыль белән мавыгучы һәм үз куллары белән гүзәл гамәли-сәнгать әсәрләре тудыра алучы кызлар турында язам. Әлбәттә, аларның иҗади түгәрәк...

Татар халкы электән үк кул эше осталары белән дан тоткан. Языласы мәкаләмнең геройлары да - куллары белән матурлык тудырырга сәләтле Дәүләки төп гомумбелем мәктәбенең "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче кызлар. Әлеге кызыклы шөгыль белән мавыгучы һәм үз куллары белән гүзәл гамәли-сәнгать әсәрләре тудыра алучы кызлар турында язам. Әлбәттә, аларның иҗади түгәрәк җитәкчесе Гөлнара Фирдүс кызы Хаҗиева хакында да язмый калу мөмкин түгел.

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче кызлар Гөлназ Гәрәева, Энҗе Садретдинова, Вероника Кошкина - иң осталары дияр идем мин. Җитәкчеләре Гөлнара апалары белән берлектә алар төрледән-төрле сәнгать әсәрләре тудыралар. Аларның иҗат җимешләре һәркемдә соклану уята.

Быел район һәм республика конкурсларында да кызларның эшләре югары бәягә лаек дип табылды. "Туган ягым - гүзәл Татартан" конкурсында Энҗе Садретдинова 1нче урынны, Гөлназ Гәрәева - 3нче урынны яулады. "Дулкыннар" конкурсында да әлеге кызлар янә 2нче урынны, "Весенние выкрутасы" конкурсында Гөлназ Гәрәева, Энҗе Садретдинова 1нче, Вероника Кошкина 3нче урыннарны яуладылар. Алар тудырган гүзәллек яныннан беркем дә битараф узмагандыр диясе килә.

Үзенчәлекле, зәвык белән эшләнгән кул эшләре һәркемнең игътибарын үзенә тарта, чөнки кызлар аларны күңел жылысын биреп башкаралар. "Кул эшләрен якыннарыңа, дус-ишләреңә бүләк итү - үзе бер куаныч", - диләр алар. Ә бу матурлыкны тудырырга аларга Гөлнара Фирдүс кызы өйрәтә.

"Кышкы озын кичләрдә кулларыма бәйләм алу, квиллинг алымын кулланып аккошлар, әкият каһарманнарын, чәчкәләр иҗат итү җаныма тынычлык бирә, тәнемә сихәт ости", - дип үз фикерләре белән уртаклаша ул. "Иң яратып эшләгән эшем аллы-гөлле тасмалардан гөлчәчәкләр ясау" булды дип тә өстәде кызларның түгәрәк җитәкчесе. Әнә шундый хыялый, талант иясе, мөлаем остазлары булулары белән бәхетле, бик бәхетле дә инде кызлар.

Гөлнара Баева, Дәүләки төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: оста куллар