Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мең кат сөйләгәнче, бер барып күр...

Халыкның көнкүреше белән танышу, мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан, район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге бер төркем җитәкче-белгечләрне берләштергән махсус комиссия район буенча җәмәгать урыннарында булып, аларның гомуми һәм санитар торышын, төзеклеген, эш алымнарын тикшерде, урында ук фикер алышынды. Авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, клублар, кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары бүген нинди хәлдә? Ветераннар...

Халыкның көнкүреше белән танышу, мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан, район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге бер төркем җитәкче-белгечләрне берләштергән махсус комиссия район буенча җәмәгать урыннарында булып, аларның гомуми һәм санитар торышын, төзеклеген, эш алымнарын тикшерде, урында ук фикер алышынды.

Авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, клублар, кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары бүген нинди хәлдә? Ветераннар өчен төзелүче йортта эшләр ни дәрәҗәдә башкарылган? Комиссия әлеге сорауларга җавап табу максатыннан, иртәдән үк авылларга юнәлде. Һәр җирдә авыл җирлеге башлыклары каршы алып, үз территорияләрендәге җәмәгать урыннары белән таныштырдылар, проблемалары белән уртаклаштылар. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында, фельдшер-акушерлык пунктларында шактый гына башкарылган эшләр белән беррәттән хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Мисал өчен, Морзалар һәм Урта Балтай мәктәпләрендәге капиталь төзекләндерү эшләрен тиз арада төгәлләү бурычы куелды. Борнаш авылында яңа мәктәп төзелеше күзгә күренеп алга бара, мәктәп яңа уку юлына укучыларын каршы алачак. Шулай ук Әлмәндәр авылы балалар бакчасы коллективының эше югары бәяләнде, биредәге чисталык, төзекләндерү эшләре, хезмәт алымнарына "+5" билгесе куелды. Мәдәният йортларында кышка әзерлек эшләре темпын тизләтергә, күңел ачу чараларын җанландырырга, яшьләр өчен уңайлылыклар тудырырга дигән максат куелды. Авыл халкы өчен иң мөһим урын - фельдшер-акушерлык пункты. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, медицина хезмәткәрләре һәрчак әзер һәм уяу булырга тиеш. Комиссия халыкны беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итүче авыл кибетләрен дә читләтеп үтмәде. Кибетчеләр һәм сатып алучылар белән очрашып көнүзәк мәсьәләләр, товар төрлелеге һәм бәяләр турында сөйләшенде. Район башлыгы тарафыннан яңа пешкән, кайнар икмәкне халыкка көндәлек китерү бурычы куелды. "Ветераннарны тораклы итү" программасы кысаларында, Танай-Турай авылында Хамис Галиевка төзелүче йорт белән дә кызыксындык. Әлеге йорт барлык уңайлылыклары белән тиз арада сафка басачак.

Комиссия шулай ук кырларда булып, урып-җыю эшләренең барышы белән дә танышты. Бүлекчә җитәкчеләре, агрономнар, механизаторлар белән очрашып сөйләшүләр алып барылды.

Соңыннан комиссия үз эшенә нәтиҗә ясады, максатлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт школ комиссия