Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгыннар янамасын

Ут бер керсә-рәттән ялмап бара -Ел башыннан 10 майга кадәр районда барлыгы 11 янгын чыгу очрагы теркәлде. Ә менә 10 майдан 20 майга кадәр шуларга тагын 4 зур янгын очрагы өстәлүне берничек тә аңлап булмый. Халыкта урынсыз бер тынычланып калу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләләре белән исәпләшмәү үзен әнә шула сиздерә,-дип саный...

Ут бер керсә-рәттән ялмап бара

-Ел башыннан 10 майга кадәр районда барлыгы 11 янгын чыгу очрагы теркәлде. Ә менә 10 майдан 20 майга кадәр шуларга тагын 4 зур янгын очрагы өстәлүне берничек тә аңлап булмый. Халыкта урынсыз бер тынычланып калу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләләре белән исәпләшмәү үзен әнә шула сиздерә,-дип саный район янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев.

Шомлы хронология мондый:

-10 май. Чирмешәндә олы яшьтәге хуҗабикә мунча мичен кабызгач, төш вакытында чәйләп кенә алам дип, өйгә кереп китә. Күзәтүсез калган кызган мичтән чаткы төшеп, берничә минута мунчага ут каба. 11.38 сәгатьтә хәбәр кергәч, ялкынга чорналган мунча янына янгын сүндерүчеләр һәм авыл халкы бик тиз килеп җитсә дә, иске генә бу корылманы саклап калу мөмкин булмый инде, аны трактор белән эттереп ишәргә генә кала.

-11 май. Шәмбалыкчыда йорт нигезе күтәргәндә ишегалдында таш ватканда хуҗа кулындагы кувалда сарайга өйдән сузылган электр кабеленә эләгеп, каралты башындагы өлешенә зыян килә һәм кыска ялганыштан очкын чарлактагы печәнгә күчә. Күз алдында янгын чыга, порох булып кипкән, ничә еллар шунда сакланган коры печән дөрләп яна башлагач, әле башланып кына килгән янгынны йөгәнләү өчен су запасы булмау, каушап калуның аяныч нәтиҗәсе буларак, каралты-курага шактый зур зыян килә. Авыл һәм Апас янгын сүндерүчеләре 16.39 сәгат тә хәбәр алгач, бирегә 5 минутта килеп җитмәсә, ул тирә-юньгә дә җәелергә бик мөмкин иде...

13 май. Югары Акхуҗада бер сарайга ут кабуы турындагы хәбәр район бердәм диспетчерлык үзәге пультына 14.00 сәгат тә килеп ирешә. Чатнама кояш, көчле җил чыга, ул ялкында кызган шифер түбә кисәкләрен 20 шәр метр ераклыкка тарата-нәтиҗәдә рәттән торган 3 каралтыга, кеше яшәми торган иске бер өй, бер торак йортның верандасы, түбәсенә ут каба. Бу көчле янгынны сүндерүдә якын-тирәдәге авыл янгын деполары, Апастан 6 машина катнашты, авыл халкы да бик бердәм булып янгынга каршы күтәрелде. Шул ук сәгатьтә күрше Кайбыч районының Федоровск авылында да янгын чыкты Көчле җилдә ут тиз таралып, анда 4 торак йорт һәм каралты янды. Ут-төтендә ат-бозаулар да һәлак булды.

20 май. Әнәле авылыннан Рушан Заһидуллин Апаска 11.20 минутта Совет урамы 34 нче йортка ут кабуы турында хәбәр итә. Төтенгә уралган агач өй янына 4 минуттан Апас һәм Йомралыдан 3 янгын машинасы килеп җитә. Алар белән Апас 106 нчы янгын часте җитәкчесе урынбасары Ранис Хәбибуллин оста җитәкчелек итеп, утка таралырга ирек куелмый, ялкын бик тиз сүндерелә, әмма, йорт җиһазларына зур зыян килә…

-Районда җәй башында янгыннар ешая. Соңгы 3-4 елгы корылык та үзенең мәкерле эшен эшли-аның таралу куркынычы күпкә арта. Тагын бер атнадан мәктәп балалары каникулга чыгачак. Шәһәрләрдән авылга әби-бабай янына балалар, оныклар күпләп кунакка кайтачак. Һәр өйдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлсен иде. Мунча якканда мичләр күзәтүсез калырга тиеш түгел. Шашлык кыздырам дип мал-мөлкәтегез, иминлегегезне онытып җибәрә күрмәгез. Бакчагызда кипкән чүп-чар, тирес, салам-печән калдыклары ягудан тыелыгыз, балалар шуклыгына да юл куймагыз. Һәр хуҗалыкта мөмкин кадәр күбрәк су запасы тору, янгын сүндергечләр булу, электр үткәргечләрнең төзеклеге янгын чыгу куркынычын күпкә киметүен беркайчан да онытмагыз,-дип кисәтә янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы, тикшерүче Айрат Тимуршин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев