Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЯҢА ЕЛ ШАТЛЫК-СӨЕНЕЧЛӘР КИТЕРСЕН!

Үзенең шатлыклы мизгелләре, мәшәкатьләре белән сизелмичә дә, тагын бер ел артта калды. Яшәгән тормышыбызга, куйган хезмәтебезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 2012 елда зур уңышларга ирештек. Районыбызда мәһабәт корылмалар арта, яңа йорт­лар төзелә, Апасыбыз көннән-көн матурлана, гүзәлләнә бара. Бу - уртак фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Хөрмәтле райондашларыбыз!...

Үзенең шатлыклы мизгелләре, мәшәкатьләре белән сизелмичә дә, тагын бер ел артта калды. Яшәгән тормышыбызга, куйган хезмәтебезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 2012 елда зур уңышларга ирештек. Районыбызда мәһабәт корылмалар арта, яңа йорт­лар төзелә, Апасыбыз көннән-көн матурлана, гүзәлләнә бара. Бу - уртак фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Узган ел бары тик шатлыклы вакыйгалары белән истә калыр, районыбыз тарихы битләрендә күркәм урын алыр. Яңа - 2013 ел тагын да уңышлырак һәм күркәмрәк булсын иде. Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. Илгә-көнгә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, нык сәламәтлек телим. Һәрбер йортны бәхет, мәхәббәт җылытсын. Өлкәннәр кадер-хөрмәттә яшәсен. Балаларыбыз тәртипле, яшь­ләребез итагатьле булсын, якты дөньяга нәниләр аваз салсын. Бәхетле гомерләр насыйп булсын!

Р. Н. Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яца ел