0 % белән 3,1 млрд. сум кредит
Татарстанда процентсыз кредит бирү программасы төгәлләнде.
(8 октябрь, “Апастово-информ”).
Пандемия чорында һәм ул китереп чыгарган кризис вакытында, хезмәткәрләргә эш хакы бирү өчен 0 % белән ташламалы кредит бирү программасын тормышка ашыру бөтен ил буенча булган кебек, Татарстанда да 1нче октябрьдә төгәлләнде. 6 ай эчендә республикада бу ярдәмнән 1159 эшмәкәр файдаланды. Алар шундый юл белән 3,1 млрд. сум кредит алдылар.
Программа быелның апрель аенда старт алган иде.
Ташламалы бу кредитны юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә, коронавирус чиреннән зыян күргән тармакларда булганга карап, хезмәт хакы түләүгә алдылар. Аның процентын федераль бюджет каплады.
Бу программага 17 банк хезмәт күрсәтте. Эшчеләрне мөмкин кадәр эш урыннарында саклап калуга зур ярдәм күрсәтте бу программа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев