11 апаслы “Шәфкатьле телефон”га ия булды
Татарстанкүләм ике этаплы «Шәфкатьле телефон" акциясе барышында районда ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә Апас эшмәкәрләре, оешма-предприятиеләр иганәсе белән 11 кесә телефоны бүләк итеп бирелде. Һәр аппаратка СИМ-карта да куелды. Бу телефоннан түләүсез 112 номерын җыеп "Ашыгыч ярдәм", коткару, янгын-газ, электр челтәре хезмәтләренә чыгып була. Туганнарың белән сөйләшү өчен СИМ-картасына...
Татарстанкүләм ике этаплы «Шәфкатьле телефон" акциясе барышында районда ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә Апас эшмәкәрләре, оешма-предприятиеләр иганәсе белән 11 кесә телефоны бүләк итеп бирелде. Һәр аппаратка СИМ-карта да куелды. Бу телефоннан түләүсез 112 номерын җыеп "Ашыгыч ярдәм", коткару, янгын-газ, электр челтәре хезмәтләренә чыгып була. Туганнарың белән сөйләшү өчен СИМ-картасына үз акчаңны салырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев