Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә

Илебезнең әлеге төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.

Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телим.
Айрат Җиһаншин,муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев