Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2022 елда Татарстанда дәүләт хезмәте күрсәтү күләмен 70 процент “санга“ күчерәчәкләр

Бүген республикада дәүләт хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе “санлы“ вариантта 42,5 процент тәшкил итә.

(“Апастово-информ“, Ришат Җамалиев).


 

Татарстанда халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү күләмен инде 2022 елда ук “санлы“ 70 процентка җиткерү планлаштырыла. Бу бурыч үтәлгән очракта, алдан билгеләнгән максатның ике ел алдан башкарылуы тәэмин ителәчәк. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта бу хакта дәүләт идарәсендә санлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде.

 

“Санлы дәүләт идарәсе“ федераль проекты нигезендә 2024 елга өстенлекле дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә гражданнарга тиешле сервис һәм шартлар дәрәҗәсен 100 процентка җиткерү күздә тотыла. Бу очракта алар үз мәнфәгатләрен дәүләт идарә итү органнарына килмичә генә яклый һәм хәл итә алачак. Шул ук вакытта эшмәкәрләр дәүләт белән үзара мөнәсәбәтләренең 70 процентын шулай ук “сан“ аша чишә алачак дип фаразлана“-дип билгеләп үтте Хәйруллин.

 

Аның сүзләре буенча, Татарстан бу күрсәткечләргә 2020 елда ук ирешә алачак, инде бүген үк бу өлкәдә “санлы“ хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе 42,5 процент тәшкил итә.

 

“Санлы икътисад“ милли проектында бу дәүләт белән идарә итүнең өстенлекле юнәлеше булып санала. Шул нигездә республикада бердәм инфрастуктура платформасы булдыру күздә тотыла. Бу очракта халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү, шулай ук дәүләт белән идарә итүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешү мөмкин булачак. “Сан“ министры әнә шулай дип саный.

 

Россиядә милли проектлар 2019 ел башыннан РФ Президентының “Май Указы“на нигезләнеп тормышка ашырыла башлады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев