Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

295 ирекле халык дружиначысы апаслыларның иминлеген саклауда үз өлешен кертә

Районның ирекле халык дружинасы составы тулыланды.

(28 апрель, “Апастово-информ”).



Ирекле халык дружиначыларының төп максаты - җәмәгатьчелек урыннарында тәртипне саклау. Аның составында төрле оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр бар. Алар полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгып, иминлек сагында тора. Бәйрәм, ял көннәрендә генә түгел, ә һәр көнне апаслыларның иминлеген тәэмин итә.


Ирекле халык дружинасы составы бүген тагын 25 кешегә тулыланды. Аларны дружинага кабул итү максатыннан, район үзәгендә тантаналы чара узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәтҗанов, районның баш дружиначысы Наил Исмәгыйлев, район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Фәнис Шәрәфуллин ирекле халык дружиначыларына җәмәгатьчелек эшләрендә уңышлар теләделәр. Яңа гына кабул ителүчеләргә халык дружиначысы таныклыгы тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев