40 елдан соң очрашу
Бу очрашу гадәттәгедән аермалы буларак, Апас туган якны өйрәнү музеенда башланды. Чөнки "В" классының җитәкчесе булган Рамис Госман улы Ногманов бүген шушы музейда эшли. Әйтергә кирәк, музейда очрашу бөтен мәктәп елларындагы вакыйгаларны искә төшерү өчен менә дигән очрашу урыны икән. 79 укучының 9-ы бу якты дөньядан китеп тә барганнар инде,...
Бу очрашу гадәттәгедән аермалы буларак, Апас туган якны өйрәнү музеенда башланды. Чөнки "В" классының җитәкчесе булган Рамис Госман улы Ногманов бүген шушы музейда эшли. Әйтергә кирәк, музейда очрашу бөтен мәктәп елларындагы вакыйгаларны искә төшерү өчен менә дигән очрашу урыны икән. 79 укучының 9-ы бу якты дөньядан китеп тә барганнар инде, аларның якты истәлеге бер минутлык тынлык белән билгеләп үтелде... Борнаш мәктәбе элеккеге бинасы хәзер укучыларны кабул итми. Очрашуда катнашучылар башта шул бинага барып, үзләре укыган классларын, парта урыннарын да күзәтеп, заманча корылган мәктәп диварлары белән дә танышып, хәтирәләрен яңартып килделәр.
Күпләренең тормышлары чорыбызның кырыс сынаулары аша үтсә дә, чәчләренә, йөзләренә олыгаю тамгалары салынса да, очрашуга килгәннәр бер-берсе белән танышып, күңелләре булганчы сөйләшүләрен "Апас таңнары" ресторанында дәвам иттеләр, 100 кешелек мәктәп хорында җырлаган көйләрен искә төшереп, бу очрашуны оештыручы Гүзәл Кәлимуллина һәм Розалия Дәүләтҗановага чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Тулы тормыш кодрәте белән яшәүче Рамис абыйлары очрашуда катнашучыларга ихлас сүз һәм җырлы сәламнәрен , теләкләрен, түземсезлек белән 45, 50 еллык очрашуларын көтүен җиткерде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев