Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

500 катнашучы арасыннан Апастан Камилны сайлап алдылар

Район паспорт-виза һәм миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиулинның улы Камилны кичә полициягә чакырдылар. Камил Сафиуллин Апас мәктәбенең 6 сыйныфында бик тырышып укый. Спорт белән дә бик дус. Хезмәт ярата. Әтисенә өйдә бөтен хуҗалык эшләрендә булыша. Укудан тыш буш вакытында да тик тормый-төрле Олимпиадаларга әзерләнә, конкурсларда катнаша. Һәм менә көтеп алынган...

Район паспорт-виза һәм миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиулинның улы Камилны кичә полициягә чакырдылар.
Камил Сафиуллин Апас мәктәбенең 6 сыйныфында бик тырышып укый. Спорт белән дә бик дус. Хезмәт ярата. Әтисенә өйдә бөтен хуҗалык эшләрендә булыша. Укудан тыш буш вакытында да тик тормый-төрле Олимпиадаларга әзерләнә, конкурсларда катнаша. Һәм менә көтеп алынган җиңү-ул Татарстан эчке эшләр министрлыгы үткәргән "Минем әти-хокук сакчысы" исемле рәсем конкурсында катнашып, республикада беренче урын яулады. Грамотага өстәп аңа акчалата премия дә бирелде. Бу бүләкләрне аңа район полициясе җитәкчесе Раил Гатауллин яшьтәшләре, район форпостчылары белән очрашу тантанасында тапшырды.
-Улыбызның зур җиңүе белән бик тә горурланабыз,-ди аның әнисе Гөлнара белән әтисе Айрат Сафиуллиннар. Камилның апасы Алисә, сеңелесе Камилә дә төрле конкурсларда бик теләп катнашалар, җиңүләр е дә бихисап.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев