Реклама
Җәмгыять
65 ел парлы гомер юлыннан
Шәмбалыкчы җирлегендә яшәүче Азат һәм Әминә Гыймрановларның гаилә коруларына 65 ел вакыт узган. Алар Тимер туйларын каршылаган.
(9 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Гыймрановлар район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте.
“65 ел парлы гомер - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Шушы гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, өмет-ышаныч кирәк. Гыймрановлар башкаларга үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Тагын да озак еллар яшәргә язсын аларга”,- ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Тимер-көчле һәм ышанычлы металл. Ә 65 ел бергә яшәгән ир белән хатын бу гомер эчендә күптән бер-берсенә ошый һәм яраклаша. Шуңа күрә, 65 ел бергә яшәү Тимер туй юбилее дип атала.
“Азат абый озак еллар шофер булып эшләде. Техника серләрен яхшы белүче авылдашыбыз ул. Әминә апа мәдәният йортында техник хезмәткәр булып хезмәт итеп лаеклы ялга чыкты. 2 ул үстерделәр. Өлкәннәр җирлегебезнең горурлыгы”, - ди Шәмбалыкчы җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев