8 июнь – Апаста Сабан туе Күңелле Сабантуйлары, бергәләп бәйрәм итик!
9.20-10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан. 10.00-10.45 - Бәйрәмне ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан. 10.15-16.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан. 11.00-13.00 - Ат чабышы - ипподром. 10.30-14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары - балалар мәйданчыгы. 11.00 - 16.00 - Сәнгать осталары концерты - эстрада мәйданы....
9.20-10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан.
10.00-10.45 - Бәйрәмне ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан.
10.15-16.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан.
11.00-13.00 - Ат чабышы - ипподром.
10.30-14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары - балалар мәйданчыгы.
11.00 - 16.00 - Сәнгать осталары концерты - эстрада мәйданы.
- Лотерея уены, биюләр - бию мәйданчыгы.
- Спорт ярышлары: волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тарту, велосипед ярышлары, сикерү, штанга күтәрү - спорт мәйданчыгы.
- Халык уеннары - (чүлмәк вату, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү һ.б) - Үзәк мәйдан.
9.00-14.00 - "Туган авылым" - мәдәни-этнографик мәйдан.
9.00-16.00 - Батут, карусель, паравоз белән сәяхәт итү, буйлы курчаклар - әкият геройлары тамашасы.
- Кәмит.
11.30 - Парашютчылар төшүе.
9.00-15.00 - Көймәдә, катерда һәм катамараннарда йөзү.
Бәйрәмдә сезнең өчен иң яхшы сәүдә оешмалары, шәхси кибетләр, оешмаларның ашханәләре, тәм-том, сувенир-бүләкләр сәүдәсе тәкъдим ителә.
Милли көрәш
Регистрация - 9.00 сәгатьтән.
Сабан туенда көрәш мәйданында ярышлар түбәндәге үлчәү категориялары буенча үтәчәк.
Мәктәп балалары арасында 36 кг, 46 кг, 55 кг, 65 кг югары.
Татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең районда эшләп төрле ярышларда катнашып район данын яклаган көрәшчеләр генә кала ала. Шуңа күрә, кайтып көрәшүчеләр 2-3нче урын өчен генә көрәшә алалар, 1нче урын өчен дәгъва кыла алмыйлар.
Олылар арасында 65 кг., 75 кг., 85 кг кадәр һәм 85 кг.-нан югары булган категориядәге көрәшчеләр катнашачак.
Яшьләр һәм олылар арасында абсолют батырларга кыйммәтле приз һәм Сабан туеның иң зур бүләге - тәкә биреләчәк.
Ат чабышы
Регистрация - 7.00 - 9.00 сәгатьләрдә кадәр.
Башлана 11.00 сәгатьтә.
- Нәселле атлар чабышы.
- Эш атлары чабышы.
Финал чабышлары:
- Нәселле атлар чабышы.
- Эш атлары чабышы.
13.30-14.00 - бүләкләү - ипподромда.
2000 билет сатылачак, 10 билетның берсе отышлы.
Билет бәясе - 50 сум.
Билетларны үзәк китапханәдән, авыл китапханәләре мөдирләреннән сатып алу мөмкин.
Сәнгать осталары концерты
Эстрада мәйданы - 11.00 - 16.00 сәгатькә кадәр.
Авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Чыгыш ясау өчен һәр коллективка 15-20 минут вакыт бирелә.
Махсус оештырылган комиссия нәтиҗәләр чыгарачак, урыннар бирелә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Халык уеннары
Үзәк мәйдан - 11.00-16.00 сәгатькә кадәр
Чүлмәк вату, колгага менү, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү, икмәк төягән капчык ташу, аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, кыршау әйләндерү, катыктан акча эзләү, таякка җеп чорнау, авыш колгага менү.
Балалар концерты
Балалар мәйданчыгы- 10.30-14.00 сәгатькә кадәр.
Теләге булган һәр бала мәйданчык сәхнәсендә чыгыш ясый ала. Артистларның һәрберсен истәлекле бүләкләр көтә.
Балалар уеннары
Балалар мәйданчыгы - 9.00-14.00 сәгатькә кадәр.
Капчык сугышы, йомырка ташу, таяк тарту, күз бәйләп бүләк кисү, җеп җыю, капчык киеп йөгерү, скакалка белән сикерү һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев