Реклама
Җәмгыять
95 яшьлек Мәйсүфә әби Сабирова: “Йөрәгем гел 17 яшендә”
Сатмыш авылында яшәүче Мәйсүфә әби Сабирова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(12 август, “Апастово-информ”).
Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова әбине тәбрик итеп, тормыш хәлләрен дә сорашты.
“95 ел гомер уздым. Ачлыктан тилмереп, 1 телем ипи соранып йөргән көннәрем дә булды. Урманда эшләдем, окобы да эләкте. Ни генә күрсәм дә тормыштан туймадым. Йөрәк картаймый икән. Йөрәгем гел 17 яшендә”, - ди ул үзе.
Мәйсүфә әби – олы йөрәкле Ана. Сатмыш авылына килен булып төшеп, тормыш иптәшенең 1 яшьлек улын да үз куенына сыендыра. Үзләренең 3 балалары туа. Барысын да тигез күреп үстерәләр. Тик язмышына югалтулар да язылган була. Үз баласыдай үстергән улын вакытсыз югалта ул.
Бүген кызлары тәрбиясендә олы хасияттә яши әби. Күршеләре дә бик игътибарлы аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев