Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

АЛХЛ финалы 24 февральгә күчерелде

Узган ял көннәрендә Апас хоккей сөючеләр лигасының финал ярышлары төгәлләнергә тиеш иде. Бу турга 4 команда чыкты. "Алтын алка" белән "Альянс" хоккей командалары уены 4:1 исәбе белән төгәлләнеп, сериядә исәп 1:1. "Амур" белән "Т-34" командалары уены 5:1 белән төгәлләнде, сериядә исәп шулай ук 1:1 булды. Шулай итеп, финал ярышлары 24...

Узган ял көннәрендә Апас хоккей сөючеләр лигасының финал ярышлары төгәлләнергә тиеш иде. Бу турга 4 команда чыкты. "Алтын алка" белән "Альянс" хоккей командалары уены 4:1 исәбе белән төгәлләнеп, сериядә исәп 1:1. "Амур" белән "Т-34" командалары уены 5:1 белән төгәлләнде, сериядә исәп шулай ук 1:1 булды. Шулай итеп, финал ярышлары 24 февральдә узачак дип билгеләнде. "Алтын алка" белән "Альянс" хоккей командалары 3-4 урын өчен көрәшәчәк. Уеннар 15.00 сәгатьтә башланачак. 1-2 урыннар өчен икенче матчта бозга "Т-34" белән "Амур" командалары чыгачак. Бу уеннар 16.30 сәгатьтә башланачак.

-Җанатарларны бик зур, районда популяр хоккей турнирына чакырабыз. Апас бозында бик кызык һәм кызу булачак,-ди "Алтын алка" боз сарае директоры Рамил Мөхетдинов. Бер үк вакытта АЛХЛ финалында ул "Алтын алка" хоккей командасы составында капитан да. (6+).

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев