Аллаһтан байлык сорап дога кылырга ярыймы?
Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайчагында авыр матди хәлдә калырга да туры килә. Нишләтәсең бит...
Аллаһтан ярдәм: байлык һәм һәм мал теләп дога уку - рөхсәт ителгән гамәл. Сүз күренеп торган купшылык, зур йортлар, зур суммалы машиналар турында бармый. Дин буенча, байлык ул – бурычтан азат булып, үз көнеңне күрә, балаларыңны ашатып-эчертеп, киендереп яши алырлык хәлдә булу, җитештә тормыш итү дигәнне аңлата.
«Әллааһүммә раббәс-сәмәүәәти үә сәбги үә раббәль-гәршиль-гәзыыыйм. Раббәнәә үә раббә күлли шәй-ин мүнзиләт-тәүраати үәльиңҗиили үәль-курьәәән. Фәәликуль-хәбби үән- нәүәә, әгүүзү бикә миң шәрри күлли шәй-ин әңтә әәхыйз̣ум би нәәсыйәтиһ. Әңтәль-әүүәлү фәләйсә кабьләкә шәй-үү үә әңтәль-әәхыйру фәләйсә бәгьдәкә шәй-үү үә әңтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй-үү үә әңтәль-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй. Икъдый гәннид-дәйнә үә әгънини минәль-фәкърь».
(Тәҗемәсе: «Аллаhым! Әй җиде кат күкләрнең hәм бөек гарешнең Раббысы! Әй безнең hәм hәр әйбернең Раббысы! Әй Тәуратны, Инҗилне hәм Коръәнне иңдергән, орлыкларны hәм төшләрне ачучы Аллаhым! Синең көчен астында булган бөтен әйбернең зарарыннан Синең затыңа сыенам. Син - Әүүәлсең (Беренче) ки, сина хәтле бернәрсә дә юк. Син - Ахир, синнән соң бернәрсә дә юк. Син - Заһир, синнән өстен берни юк. Син - Батыйн, синең алдыңда берни була алмый. Минем бурычымны түлә hәм мине бает»).
Ләкин күңел халәте, күңел байлыгы һәм иман ныклыгы турында да онытмау, иң беренче чиратта иманыбыз өчен сорау дөрес булыр, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев