Апас егете – кыю Ил сакчысы
Бу көннәрдә Апаста яшәүче Рамилә Гобәйдуллина шатлыклы хисләр кичерә. Аның хәрби операциядә катнашучы улы Алмаз ялга кайтты.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Алмаз Нигъмәтуллин Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләр бүлегендә эшли. Хезмәт урыны буенча махсус хәрби операциядән читләштерелгән булса да, егетнең туган илен, Ватанын саклау, тынычлык өчен көрәшү теләге көчлерәк булып чыга. Беренче көннәрдән үк хәрби кием кияргә хыялланган егет, үз теләге белән барып килешү төзи.
Алмаз разведка идарәсендә хезмәт итә. Алгы сызыкта йөрергә туры килә. Гомерен куркыныч астына куеп, яраланган дустына ярдәм иткәндә, үзе дә тән җәрәхәтләре ала. Азрак дәвалану узганнан соң, ул туган якларга кайта. Алмазның кулына тагын бер операция ясалачак. Тернәкләнү белән ул кабат Украина якларына китәчәк.
Баласы кулына салкын корал алып чит җирдә йөргәндә хәбәр көтеп уздырган көннәрен Рамилә күз яшьләре аша сөйли.
-Хәбәр көтәселәре бик кыен. Аны үзем генә беләм. Хәерле гомерләрен бир дип, гел Ходайдан сорыйм. Ашарга пешерә башласам да улымны искә алам. Ул яраткан ризыкларны пешергәндә, аерым салып Алмаз улыма да калдырасым килә. Үзәк өзелгән чаклар күп була инде. Ул безнең зарланырга яратмый. Яраланганын да сиздермәде. Кайтасын да әйтмәде, - ди Рамилә.
Мәңге онытылмас озату, иң кадерле очрашу мизгелләре Ана йөрәгендә саклана. Хәрби улы бүләк иткән чәчәкләр иң матурлары булып тоела.
Апасыбызның кыю, батыр, тәвәккәл егете Алмаз Нигъмәтуллинның тизрәк савыгуын һәм якыннарына һәрчак шатлык өләшеп яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев