Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас гражданлык хәлен теркәү коллективы өлкән хезмәткәрләрен зурлады

Өлкәннәр көне уңаеннан алар Апас үзәгендә яңа гына ачылган күркәм бинада озак еллар хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре сәркатипләренә матур гына бер очрашу оештырганнар. - Бирегә килгән апалар мул сыйлы табын артында күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, үткән елларны искә төшерделәр. Без аларның даими хәлләрен белешеп, аралашып...

Өлкәннәр көне уңаеннан алар Апас үзәгендә яңа гына ачылган күркәм бинада озак еллар хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре сәркатипләренә матур гына бер очрашу оештырганнар. - Бирегә килгән апалар мул сыйлы табын артында күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, үткән елларны искә төшерделәр. Без аларның даими хәлләрен белешеп, аралашып торабыз. Аларга ихтирам-хөрмәтебез чиксез. Күп нәрсәгә нәкъ менә ул апалардан өйрәндек. Алга таба да бер-бербезне югалтмыйча яшик. Аларга исән-сау булып, тынычлык белән рәхәтләнеп ял итәргә булсын, ә безгә уңышлы гына эшләргә язсын, - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев