Реклама
Җәмгыять
Апас яшьләре яман гадәтләргә каршы
Апас аграр көллиятендә “Рәсәй балалары – 2022” оператив-профилактик акциясе кысаларында, “Яшьләр яман гадәтләргә каршы” дип исемләнгән тәрбияви чара узды.
(24 ноябрь, “Апастово-информ”).
Профилактик чарада район прокуроры Зөфәр Абитов, эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Фәнис Шәрәфуллин, район үзәк хастаханәсенең психиатр-наркологы Рамилә Амануллина, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина һәм башка белгечләр катнашты. Алар студентлар алдында яман гадәтләрнең нинди аяныч хәлләргә китерүе хакында чыгышлар ясадылар, яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. Балигъ булмаган балалар арасында тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр куллану өчен җаваплылык барлыгы турында кисәттеләр.
Чыгышлардан соң, студентлар яман гадәтләргә каршы булуларын плакат-проектларын яклап күрсәттеләр.
“Бүген яшьләр өчен бик мөһим чара узды. Биредә яшьләр үзләренә күп мәгълүматлар алдылар, яман гадәтләр белән мавыкмаска сүз бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше яклы булуларын белдерделәр”, - диде Апас аграр көллиятенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Хәбибуллина.
Иң яхшы проект яклаучы төркемнәргә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев