Апас кунаклар кабул итте
"Безнең мирас" журнал баш мөхәррире Ләбиб Лерон, яшь галим Ленар Гобәйдуллин, Буа Дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев районыбызда кунак булдылар.
(29 июль, “Апастово-информ”).
Алар иң элек район башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашты, түгәрәк өстәл артында әңгәмә корды. Аннан Апас туган якны өйрәнү музеенда булып, иң кызыклы бүлекләр, экспонатлар белән таныштылар. Музейның иң әһәмиятле, тарихи, этнографик өлешләре белән музей җитәкчесе Рәмис Ногманов таныштырды.
“Апаста әле без – район музеендагы экспонатлар (ә алар 12000нән артык) белән танышырга килгән мәлебез”, - дип, социаль челтәрдәге үз битенә урнаштырган Ләбиб Лерон. Шулай ук райондагы кызыклы очрашулардан фотолар да урнаштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев