Апас мәктәбендә дәү әниләр кунак булды
Апас урта мәктәбенең Айсылу Закирова җитәкчелегендәге 6 “А” классы укучылары дәү әниләрен кунакка чакырдылар
Алар өчен күңелле дә, эчтәлекле дә кичә әзерләнде. Дәү әниләр үзләре дә бик теләп уеннарда катнашты, оныкларына кушылып җырлады, биеде. Алар чәй табыннары артында кунак булып, бүләкләр алып, медальләр тагып, рәхмәтләрен әйтеп кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев