Апас музеена мамонтлар кайткан
Апас район үзәк музее янкормасында тышкы һәм эчке төзелеш эшләре дәвам итә. Хәзер аның стеналары, идәннәре шомартыла. Ишек-тәрәзәләр, җылыту системасы монтажланды. Бер үк вакытта бу палеонтология залында эшләүче төзүчеләр эшен ике көн элек Апаска ерак остаханәдән кайткан табигый зурлыктагы әниле-балалы мамонтлар карап, бәяләп тора. Шул ук вакытта бу полеонтология музее...
Апас район үзәк музее янкормасында тышкы һәм эчке төзелеш эшләре дәвам итә. Хәзер аның стеналары, идәннәре шомартыла. Ишек-тәрәзәләр, җылыту системасы монтажланды. Бер үк вакытта бу палеонтология залында эшләүче төзүчеләр эшен ике көн элек Апаска ерак остаханәдән кайткан табигый зурлыктагы әниле-балалы мамонтлар карап, бәяләп тора. Шул ук вакытта бу полеонтология музее янкормасына куелачак бер дистәдән артык башка мамонтлар, үләмәзавр, төрле җанварларның папье-машедан эшләнгән кечерәйтелгән карачкылары да биредә барлык эшләрнең тәмам тәгәлләнүен зарыгып көтә. Музейның төп бинасының кечкенә генә бер залында урнашкан 100 дән артык башка кыргый җанварлар, киек кошлар карачкылары да шушы зур залга күченәчәк. Сез дә килеп, аларны күреп китегез! Күбесе 100 мең, миллион еллар элек безнең Апас җирләрендә яшәгән аларның...
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев