Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы мәктәпләре укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте

Быел 11 классны 61, 9 классны 141 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды.

(29 июнь, “Апастово-информ“).


Укучыларны район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эше буенча министр урынбасары Ринат Садыйков тәбрик итеп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм медальләргә лаек булган укучылар аерым хөрмәтләнде, район башлыгы кулыннан аттестатлар алды.
Шунысы да сөенечле – быел Каратун мәктәбе укучысы Алия Гомәрова рус теле буенча Бердәм Дәүләт имтиханында 100 балл җыеп, республика күләмендә дә мактауларга лаек булды.

Һәр мәктәп укучылары директорлары, класс җитәкчеләре янәшәсендә мәйданга чакырылды. Укучылар һәркайсы аттестатлар - олы тормышка юлламалар алды. Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште.

Мәйданда җыр-моңнар яңгырады, биюләр тынып тормады. Соңыннан чыгарылыш класс укучылары саубуллашу вальсы биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев