Апас районы прокуратурасы “Кызыл ромашка” конкурсында III урын алды
Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре арасында игълан ителгән “Кызыл ромашка” сәнгать иҗаты конкурсының зона туры Буа шәһәрендә узды.
(Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Әлеге конкурста Апас, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы районнары прокуратурасы хезмәткәрләре, аларның гаиләләре катнашты. Җиңүчеләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм прокуратура ветераннары катнашында Казанда узачак гала-концертта чыгыш ясаячак.
Бу бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бәйгенең исеме Советлар Союзы Герое, яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыреннән алынган.
Апас районы прокуратурасы хезмәткәрләре төбәк ара этабына бик зур әзерлек белән барды һәм матур гына чыгыш ясадылар. Районыбыз прокуратурасы хезмәткәрләре III урынга ия булды. “Нәфис сүз” номинациясендә Ильяс Талипов II урын алды. Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Апас районы прокуроры Артур Шәрипов прокуратура хезмәткәрләрен әлеге бәйгегә әзерләгән өчен мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен ирештерде һәм һәрберсенә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев