Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районында соңгы ике атнада гына кеше саксызлыгы аркасында өч янгын булган

Бу хакта район янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте: - Кормаш авылында мичнең төзексезлеге, аны урнаштыру тиешле таләпләргә туры килмәү янгынның сәбәпчесе булды. Ярый ла, ут вакытында йөгәнләнде, йортка һәм башка каралты-кураларга зыян салмады. Әлмәндәр авылында иске электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында мунчага ут капты. Төн уртасы булуга...

Бу хакта район янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте:

- Кормаш авылында мичнең төзексезлеге, аны урнаштыру тиешле таләпләргә туры килмәү янгынның сәбәпчесе булды. Ярый ла, ут вакытында йөгәнләнде, йортка һәм башка каралты-кураларга зыян салмады. Әлмәндәр авылында иске электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында мунчага ут капты. Төн уртасы булуга карамастан, аны күрүче, вакытында сизеп алучы булганга зур бәла-казалар булмый калды. Берничә көн элек кенә Танай-Турайда мунча яну турында хәбәр алдык. Биредә мунча миче янына киптерергә утын өю сәбәпче. Көннәр салкынайту белән мунчаларга, мичләргә игътибарны тагын да арттырырга кирәк, - ди ул.

Танай-Турайда яшәүче Римә Гәрәева утны йөгәнләгәндә һөнәри осталык күрсәткән янгын сүндерүчеләргә, бердәмлек күрсәтеп, хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итәкн авылдашларына чиксез рәхмәтен белдерә:

- Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр икән. Шул вакытта югалып та каласың, кая барып тотынырга да белмисең. Изге күңелле, ярдәмчел кешеләр, аллага шөкер, күп икән, - ди ул.

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре. Кунаклар да күбрәк кайтачак, мунчалар да ешрак ягылачак. Өйләрне дә берсеннән-берсе купшы чыршылар белән бизисе килә. Тик бәйрәмнәр бары шатлык кына алып килсен, күңелсез вакыйгалар белән тәмамланмасын. Яңа елга бәхетле хатирәләр белән генә аяк атлыйк.

Фото:https://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев