Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә “Йөрәгемне балаларга бирәм” исемле чара узды

Биредә бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар районыбызның яшь укытучылары белән очрашты.

(12 октябрь, “Апастово-информ”).


Район ветераннар Советы җитәкчесе, үзе дә 45 елга якын балаларга белем һәм тәрбия биргән Гөлнур Насыйбуллина кунакларны сәламләп, бәйрәмнәр белән котлады, укытучы һөнәренең иң игелекле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булуын билгеләп үтте.
“Укытучы газиз Анадай укучылары өчен гомер буе горурланып, аларның уңышларына сөенеп, рәхмәтләренә төренеп яши. Шәкертләре тырыш, инсафлы булып үссә, тормышта үз урынын тапса - укытучы өчен моңардан да зур куаныч юктыр. Яшь укытучыларга хезмәт дәрте, эшләрендә уңышлар, ә өлкәннәргә укыткан укучыларының ихтирамын тоеп, күңелле хәбәрләр ишетеп яшәүләрен телим”, - диде ул.
Истәлекле чарада өлкән укытучылар төрле уеннар рәвешендә яшьләр белән якыннан таныштылар, аралаштылар, матур киңәшләрен, акыллы фикерләрен җиткерделәр. Ике командага бүленеп яшьләр белән зиһенлектә ярыштылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.
“Бик күңелле бәйрәм булды. Үзебезне яшьлек елларына кайткан кебек хис иттек. Мәктәп тормышында кайнап яшәгән чор мәңге онытылмый икән”, - дип хисләре белән уртаклаштылар өлкән укытучылар.
Бәйрәм чарасы вальс биюе белән тәмамланды. Кунаклар өчен чәй табыны да көйләнгән иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев