Апас спорт яратучы табибларны кочак җәеп каршылады
7 майда Апаста Татарстанның Идел аръягындагы 6 районы табиблары зона Спартакиадасына старт бирелде.
Бу спорт бәйрәмен ачу танатанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин катнашты һәм ярышчыларга җиңүләр теләде. Спартакиада программасы буенча районнарның җыелма командалары берничә спорт төрендә көч сынаша. Бу минутларда “Яр буе“ спорт-ял мәйданы, “Апас“ комплексы һәм Апас мәктәбе спорт залларында кызу ярышлар бара. Спартакиада нәтиҗиләре һәм җиңүчеләр турында- киләсе чыгарылышта.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев