Әдәпле егетләр тормышта югалмас
Апас аграр көллиятендә егетләр өчен тәрбия сәгате узды.
(9 февраль, “Апастово-информ“).
Хәрби-патриотик айлык кысаларында төрле чаралар уза. “Егетләр – дөнья тоткасы“ дигән очрашу да тәрбияви мәгънәгә ия иде.
Район мөслимәләр берлегенең актив әгъзасы Роза Ногманова, район үзәк хастаханәсенең яшь табибы Айдар Исхаков, Фәнил хәзрәтнең чыгышлары үтемле дә, кирәкле дә иде.
“Егетләр нык, тәртипле булса, киләчәгебез дә ышанычлы булыр. Әдәп-әхлак кагыйдәләрен дә үтәү мөһим. Гаилә коруга җитди карарга кирәк. Сез бит тормышның тоткалары, киләчәк сезнең кулларда“, – диде Фәнил хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев