Апас урамнарында эт йөрмәсен
- Район административ комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, -дип хәбәр итә Илнара Хәмидуллина. - Анда комиссия рәисе, район башкарма комитеты урынбасары Рамил Сәлахов катнашында Татарстанда һәм районда игьлан ителгән чисталык икеайлыгына кагылышлы мәсьәләләр һәм чаралар каралды. Рейд-тикшерүләр план-графигы расланды. Татарстанның Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә бәйдәге этен ычкындырып, урамга чыгарып җибәргән...
- Район административ комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, -дип хәбәр итә Илнара Хәмидуллина. - Анда комиссия рәисе, район башкарма комитеты урынбасары Рамил Сәлахов катнашында Татарстанда һәм районда игьлан ителгән чисталык икеайлыгына кагылышлы мәсьәләләр һәм чаралар каралды. Рейд-тикшерүләр план-графигы расланды. Татарстанның Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә бәйдәге этен ычкындырып, урамга чыгарып җибәргән затларга 1000 сумга кадәр штраф санкцияләре куллану тәртибе каралды. Урамга йөртергә алып чыкканда аның борынчагы, бәй-муенчагы булмау да шундый ук хокук бозуга тиңләштерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев