Реклама
Җәмгыять
Апас үзәк китапханәсендә милли йола-бәйрәмнәрне искә алдылар
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан китапханәдә “Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез - безнең рухи мирасыбыз” дип исемләнгән чара узды.
(10 февраль, “Апастово-информ”).
Тәрбия чарасында Апас урта мәктәбенең 5 нче “А” сыйныф укучылары катнашты. Балалар татар халкының гореф-гадәтләре. йолалары белән таныштылар. Ел фасылларына караган милли бәйрәмнәрне искә алдылар, милли уеннар уйнадылар. Кичә ахырында укучылар калфак һәм түбәтәй ясау буенча осталыкта көч сынаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев