Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә өлкәннәр кунак булды

Район үзәк китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

(4 октябрь, “Апастово-информ”). 
“Тормышымның алтын көзе” дигән исем астында узган чарага китапханә каршында оешкан “Сердәш”, “Сүнмәс дәрт” түгәрегенә йөрүче өлкәннәребез кунак итеп чакырылды. Бәйрәм кичәсе шигырьләр, җырлар, нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Өлкәннәребез “Бер яшьлектә – бер картлыкта” дип аталган бәйгедә теләп катнашып, үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген тикшерделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. “Яз яме чәчкә белән, көз яме – җимеш белән” исемле күргәзмәбез дә кунакларыбызда зур соклану уятты”, - дип хәбәр итте китапханәче Чулпан Хөснетдинова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев