Апас үзәк китапханәсендә укытучы-остазлар һәм яшьләр очрашты
Район үзәк китапханәсендә студентлар көненә багышланган кичә узды.
(25 январь, “Апастово-информ”).
“Тактадагы акбур белән язган һәрбер җөмлә безнең хәтердә” исемле кичәдә мөгаллимәләр, студентлар һәм укучылар катнашты.
Булачак укытучылар, төрле уку йорты студентлары Апас урта мәктәбенең 10 класс укучыларына киңәшләрен биреп, студент вакыттагы кызыклы мизгелләр белән уртаклаштылар. Арада журналистика юлыннан китүчеләр дә бар иде. Әлеге һөнәрнең үзенчәлекле яклары да телгә алынды.
Кичәдә һөнәр сайлау буенча киңәшләр яңгырады, хезмәт елларының уңышка алып килгән мизгелләре, хатирәләр яңарды.
2023 ел – Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Әлеге кичә дә укытучыга хөрмәт хисләре белән тулы иде. Озак еллар эшләгән мөхтәрәм мөгаллимәләр яраткан һөнәрләре турында горурланып сөйләделәр.
“Һөнәрне акчасына карап түгел, ә күңелегез кушканга сайлагыз. Эше кешегә күңел күтәренкелеге дә бирергә тиеш”, - дип киңәш бирделәр остазлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев