Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде

Районга эшлекле визит белән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килде. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә район тормышы белән танышты.

(24 апрель, “Апастово-информ”).




“Район башлыгы чакыруы буенча, Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, биредәге эшләр белән танышу максатыннан, Апас районына килдем. Балалар бакчаларының, мәктәпләрнең эшчәнлеге белән таныштым. Бик ошады. Башкача булырга мөмкин дә түгел, 91 процент халкы милләттәшләребез булган Апас районында без, әлбәттә, телебез, милли гореф-гадәтләребез сакланышын үрнәк итеп күрергә телибез”, - диде районыбыз кунагы.
 

Марат Әхмәтов Иске Әнәле авылында мәктәп-балалар бакчасы, Апас аграр көллияте, Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы белән танышты, коллективның уңышлары белән кызыксынды, балалар, укучылар белән аралашты. Шулай ук яңа гына төзекләндерелгән “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясе һәм “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе коллективларының эш шартлары белән танышып, үз бәясен дә бирде. Биредә шигърият көне уңаеннан оештырылган районкүләм “Тукай эзеннән” бәйгесендә беренче урынны яулаган укучылар да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев