Апаслы 600 мең сумга якын акчасын чит кулларга күчергән
Районда кәрәзле телефон һәм интернет аша мошенниклар “кармагына“ эләгүчеләр, үз куллары белән чит кешегә банк картасыннан акча салучылар арта бара.
(25 май, “Апастово-информ“).
“Соңгы көннәрдә генә бер райондашыбыз 18 тонна дизель ягулыгы алу өчен мобиль кушымта аша үз куллары белән 600 меңгә якын акчасын күчергән. Ләкин акча тиешле кешегә барып җитмәгән. Райондашыбыз нинди хәлдә калуын аңлап, район эчке эшләр бүлегенә гариза язды. Хәзерге вакытта җинаять эше ачылды, – ди Айрат Нигъмәтҗанов.
Мошенниклар акчалы булуның нинди генә юлларын тапмый. Шул ук вакытта арадашчы вазифасында ышанычка да керергә мөмкиннәр. Сак һәм игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев