Апаслылар чыршыларны кисәргә теләми
Яңа ел бәйрәмен купшы, "җем-җем" утлы урман чибәркәе - яшел чыршыдан башка гына күзаллавы кыен. Аны кем-каян ала, гомумән, кирәкме мондый бизәүле чыршы? Ришат Җамалиев. Илнар Гатауллин, Буа урманчылыгы җитәкчесе: - Чыршысыз Яңа ел була алмый инде - безнең урман хуҗалыгында сатуга дип чыршылар махсус үстерелә. Ә аларны урманнан законсыз...
Яңа ел бәйрәмен купшы, "җем-җем" утлы урман чибәркәе - яшел чыршыдан башка гына күзаллавы кыен. Аны кем-каян ала, гомумән, кирәкме мондый бизәүле чыршы?
Ришат Җамалиев.
Илнар Гатауллин, Буа урманчылыгы җитәкчесе:
- Чыршысыз Яңа ел була алмый инде - безнең урман хуҗалыгында сатуга дип чыршылар махсус үстерелә. Ә аларны урманнан законсыз кисеп, урлап кайтучыларга әйтер сүзебез шул - браконьерларга штрафлар 2500 сумнан башлана.
Зилә Дәүләтшина, Акхуҗа:
- Безнең гаилә табигатьне рәнҗетмәү яклы - менә инде җиденче ел рәттән өй түренә ясалма чыршы бизибез.
Фирдания Жамалиева, Дәвеш:
- Ферма терлекләренә хуҗалык урманда ылыс әзерләгәндә өйгә матур-куе 1-2 нарат ботагы алып кайтып эләбез, безгә шул да бик җиткән.
Константин Елизаров, Каратун:
- Урманчылар, сәүдәгәрләрнец чыршы-наратны үзләре алып килеп сатканын көтәм, базарда сайлап алу мөмкинлеге дә зур, кар ерып урманга да барасы түгел.
Илсур Гатиятуллин, Апас:
- Ә безнең урамда өй каршында үскән чыршыларны бизәү гадәте бар, матур утлар элгәч, аллы-гөлле аллеядан баргандай буласың, табигатьне, урманнарыбызны шулай саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев